24 февральгә каршы төндә   кабат көчле җил турында  кисәттеләр
Яңалыклар

24 февральгә каршы төндә кабат көчле җил турында кисәттеләр

Республика территориясендә киләсе тәүлектә җилнең көчәюе фаразлана. Синоптиклар әйтүенчә, кайбер урыннарда тизлек секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булырга киңәш итә. Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый.

Чыганак: Татар-информ.


Нет комментариев