Без ел дәвамында Вконтактеда “Зәй офыклары” төркемендә укучыларыбызны район-шәһәрдәге яңалыклар, үрнәк гаиләләр, игелекле гамәлләр, махсус хәрби операция зонасына ярдәм, кызыклы шәхесләр, матур җырлар белән видеолар һәм башкалар белән таныштырып бардык. 2025 елда Вконтактеда “Зәй офыклары” төркемендә иң күп укылган язмаларны билгеләдек.
Беренче урында – “Павел Минеев: “Җирлегебездә игелекле кешеләр ярдәме белән күп эшләр башкарыла”.
6200дән артык мәртәбә каралган, 40 лайк куелган.
Икенчедә – “Якташыбызга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде”.
Зәй кызы, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Светлана Минеева (Ясмин) Татарстанның атказанган артисты булды. 4600, 160 лайк җыйган.
Өченчедә – “Ул Ватанга хезмәт итү юлын сайлады”. Илдар Җиһаншин махсус хәрби операциядә катнашып,чын ир-егетләрчә соңгы чиккә кадәр хәрби антына тугры калып, баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерен бирде. 4100 карау, 62 лайк.
Нет комментариев