14 яшьтән өлкән яшүсмерләрне эшкә алучы оешмалар саны арта
Хәзерге яшьләр хезмәт базарына иртәрәк чыга. Бу яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өлкәсендә законнарның сыгылмалырак, ә эш форматлары һәм графиклары төрлерәк булуы белән бәйле.
Яшүсмерләр резюмелары саны артуга демографик фактор да йогынты ясый: 14-17 яшьлек россиялеләрнең саны арта. Бу хакта «Татар-информ»га SuperJob.ru матбугат хезмәтендә сөйләделәр
«Бүген компанияләрнең 12 проценты яшүсмерләрне эшкә ала, тагын 6 процент мәктәп укучыларына һәм 18 яшьтән кечерәк студентларга стажировкалар тәкъдим итә. Уңай динамика билгеләп үтелә: ике ел элек балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырырга әзер оешмалар саны 4 процент кына, ә стажировкаларны ун эш бирүченең берсе генә тәкъдим итте», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Хәзерге яшүсмерләр эшне еш кына мөстәкыйль таба. Сораштыру күрсәткәнчә, ун очракның дүртесендә (38 процент) бала эшне үзе тапкан, 29 процент очракта – әти-әниләре, 17 процент очракта дуслары ярдәме белән.
Әгәр вакансияләрне «14 яшьтән башлап эш эзләүчеләр өчен» тамгасы белән анализласаң, SuperJob.ru порталында ешрак сатучылар һәм кассирлар, клиент сервисы һәм call-үзәкләр белгечләре, курьерлар һәм заказ җыючылар, бариста һәм җәмәгать туклануы оешмалары хезмәткәрләре позицияләре очрый.
Резюме урнаштырган 14-17 яшьлек эш эзләүчеләр арасында заказ җыючы, сатучы-кассир, курьер, call-үзәк операторы, бариста-официант, сәүдә залы хезмәткәре кебек позицияләр аеруча популяр.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев