Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

“01” хезмәте хәбәр итә

Зәй районы янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән хәбәр итүләренчә 25 майдан 14 июньгә кадәр 7 чакыру теркәлгән.

Шуларның 2се – чүп яну, 2се-ялган хәбәр, 3се – ут чыгу белән бәйле. 

3 июньдә 16 сәгать 37 минутта 88нче янгын куркынычсызлыгы хезмәте частенә шәһәрдәге шәхси секторда сарайның чорма өлеше яну турында хәбәр килә. Нәтиҗәдә 18 кв. м да зыян килә, сәбәбе электр техникаларының аварияле режимда эшләве. 

12 июньдә 14 сәгать 21минутта районның бер авылында янгын чыгу турында белдереп шалтыраталар. Янгында 100 кв. м да сарай янып бетә. Биредә дә электр приборларының дөрес эшләмәве сәбәп була. 

13 июньдә 21 сәгать 39 минутта шәһәрдәге бер шәхси хуҗалыкта гаражда көймә яну турында хәбәр алына. Анда 60 яшьлек ир-ат 2нче дәрәҗәдәге термик пешү ала. Аның тәненең 45-50 проценты зыян күрүе билгеләнә. Хәзерге вакытта ир-ат Чаллыда ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсендә реанимация бүлегендә. Ут чыгуның сәбәбе – электр җиһазын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләбен үтәмәү, дип билгеләнә.

Фотолар янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев