Зәйнең үзәк мәчетендә көн саен ифтарлар үтә
Изге Рамазан аенда Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетендә бу мөбарәк көннәр догада, изге китап укуда һәм ифтарлар үткәреп уза.
Һәр көн өйлә намазы алдыннан биредә Коръән хәтем укуны Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин җитәкли.
Дин тотучылар көндезге уразадан соң ифтарларга — мәҗлес кичәләренә җыелалар. Ә төнге намаздан соң мөселманнар тәравих намазын укыйлар.

Ифтар әзерләүдә Роза һәм Әлфия ханымнар зур тырышлык куя. Алар көн саен төрле ризыклар әзерлиләр. Ифтарлар менюсына беренче һәм икенче ризыклар, салатлар, камыр ризыклары керә. Ризыкны запас белән әзерлиләр, чөнки мәчеткә шәһәр аша узучы ураза тотучы юлчылар еш керә. Көн саен кичке ашка 20-30 ир-ат җыела. Күпләр өчен бу бердәмлек, аралашу һәм рухи якынлык вакыты.

Белешмә:
13 мартта Казанда XIV Республика ифтары узачак. Ә Зәебездә район ифтарын үткәрү 1 мартка билгеләнгән.
фотолар үзәк мәчеттән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев