Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетендә 1июльдән көндезге балалар лагеры эшли башлады.
Лагерь 26 кыз һәм 26 малайны колачлый. Ул 12 июльгә кадәр дәвам итә.
— Быелгы җәйдә дә без үзәк мәчеткә балаларны җыярга карар кылдык. Лагерыбызга 7-14 яшьлек балалар йөри. Алар иртәнге сәгать 9га киләләр, көн саен ике-өч дәрес ислам дине нигезләре укытыла. Аннан соң балаларга хәрәкәтчән уеннар оештырыла, өстәл теннисы уйнау гадәткә кергән. Һәм инде тәм-томнар белән чөйләп алу да оештырыла. Көндезге намаздан соң сәгать 1дә балалар өйләренә таралыша. Нигездә балалар апалы-сеңелле, абыйлы-энеле, ягъни бер гаиләдән берничә киләләр. Без балаларына дини, әхлакый тәрбия алдыртуга йөз тоткан ата-аналарга бик шат, — ди имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Мәчет каршындагы лагерьда ир балаларны Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов, кыз балаларны Резидә ханым Нуруллина укыта.
фотолар үзәк мәчеттән.
Нет комментариев