Зәйнең төп мәчетендә хатын-кызлар ифтары узды
Рамазан аеның 15 мартында 70ләп мөселман хатын-кызы Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеткә ифтар кылырга җыелды.
Традицион дини чараны ел саен район мөселман хатын-кызлары җәмгыяте оештыра. Җыелучыларны район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Әминә Биккинина сәламләде. Кичке аш алдыннан Фатыйх хәзрәт Нуруллин рухи чистарыну турында вәгазь сөйләде, ә җыелганнар бергәләп дога укыды.
“Без Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, солдатларның тизрәк өйләренә кайтуын, һәр гаиләнең иминлеген сорадык", — дип уртаклашты мөселман хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Рәзилә Җиһаншина.
Дини чара кичке ашы белән тәмамланды: кунакларны токмач ашы, пылау, яшелчә һәм яңа пешкән камыр ризыклары белән сыйладылар.
фотолар үзәк мәчеттән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев