Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Зәйнең Крестовоздвиженский чиркәвенә – 200 ел

Агымдагы елда Иске Зәйнең Крестовоздвиженский чиркәве 200 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

1826 елда рус классицизмы стилендә, халык акчасына төзелгән чиркәү шәһәрнең рухи тормышында мөһим этап булып тора һәм 1990 елларда районда беренче торгызылган храм була.

Әлеге чиркәү төзелгәнче зәйлеләр XVII гасыр урталарында  Богоявление Господне чиркәвенә йөргәннәр. 1719 елда чиркәүнең рухание Иван Кириллов булуы билгеле. (Искәрмә: аның урыны хәзерге  чиркәү һәм музей арасында була) . XIX гасыр башына агач корылма туза һәм 1826 елда халык акчасына рус классицизмы стилендә яңа таш чиркәү төзелә. 

Уфа епархия ведомстваларыннан революциягә кадәрге чорда хезмәт иткән священникларның исемнәре билгеле: алар - Фёдор Евлампьев, Виктор Боголюбов, Владимир Касимовский, Прокофий Андреев, Иоанн Миролюбов, Павел Любимов, Серапион Васнецов, Николай Надеждин һәм Николай Лавров. Шулай ук диаконнар Николай Смирнов һәм Александр Страхов, чиркәү старосталары Георгий Шаронов һәм Максим Хохлов та телгә алына. Соңгысы – XX гасырның 20нче елларында священник Вячеслав Некрасов була.

Метрика китапларына караганда, чиркәүгә тирә-як авыллардан йөргәннәр. Мәсәлән, 1883 елның 2 гыйнварында Василий Мишаров Сарсаз-Баграж авылы кешесе булып чумылдырылган.

1930нчы елларда чиркәү ябылган, колокольнясы һәм башка корылмалары сүтелгән. Элекке чиркәү бинасында төрле вакытларда «Кызыл Зәй» район газетасы типографиясе, тегү мастерскаясы, шәһәр дәваханәсе рентген кабинеты урнашкан.

1988 елда Зәйдә православие җәмгыяте оештырыла, максатлары Крестовоздвиженский чиркәү бинасын торгызу һәм анда службалар үткәрү була. Аның активында А. Моисеева, А. Гришина, П. Гусев һәм башкалар булган. 1990 елның 19 сентябрендә җәмгыять Зәй шәһәр Советы халык депутатлары башкарма комитеты тарафыннан теркәлгән. Чиркәүне торгызу чыгымнарын  ГРЭС коллективы үз өстенә алган (директоры В. Шишкин), ләкин эш тулысынча төгәлләнмәгән. 1991 елның 27 сентябрендә  Зәйнең престоль бәйрәме - Воздвижение көнендә – Михаил атакай Чурашов беренче службаны үткәргән. Чиркәүне тулысынча «Гидромонтаж» фирмасы коллективы реконструкцияләгән (директоры Н. Липовских). Колокольня һәм башка корылмалар яңадан төзелгән. Матди ярдәмне СУМ -2, автоагрегат, шикәр, тимер-металл модульле заводлар һәм башка оешмалар коллективлары, шулай ук хәйрия рәвешендә халык күрсәткән. Кыска вакыт эчендә колокольня һәм купол күтәрелгән, фасадлар реставрацияләнгән, стеналар ныгытылып, чиркәү үзенең элекке халәтенә кайтарылган.

Бу яңарышта 1990 елда чиркәү настоятеле итеп билгеләнгән  Михаил атакай Чурашовның өлеше зур була. Аның җитәкчелегендә чиркәү 1994 елга элекке кыяфәтен саклап кына калмый, ә шәһәрнең рухи тормышының үзәгенә  әверелә. Михаил атакай халыкка рухи ярдәм күрсәтүдә актив катнаша һәм чиркәү китапларын керәшен теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә, шуның белән чиркәү хезмәтчеләренең бөтен династиясенә нигез сала.

         2010 елның июлендә  храмның настоятеле итеп иерей Николай Кондрабаев билгеләнә. Аның хезмәте катлаулы вакытта башлана: Казан Изге Ана иконасы бәйрәме алдыннан чиркәүдә янгын чыга. Янгыннан соң чиркәүне төзекләндерү шактый көч таләп итә: бу - меценатлар эзләү, төзелеш эшләре алып бару һәм стеналарны корымнан чистарту… Нәкъ менә шул вакыйгалар уңаеннан элек Ямашта хезмәт иткән Николай атакайны Зәй шәһәренә күчерәләр, ә Михаил атакайны мактаулы настоятель итеп билгелиләр. Шуннан бирле инде 16 ел вакыт узды. Бүген кирпеч диварлар, мәһабәт гөмбәз, кыңгыраулар чыңы һәм каралган бакча тантана һәм матурлык атмосферасы тудыра. 2014 елда храм прожекторлар белән бизәлде, алар төнлә аның матурлыгын ассызыклый. 

Храм территориясендә иеромонах Варлаам, протоиерей Михаил Чурашов һәм аның хатыны Зинаида, монахиня София җирләнгән, шулай ук элекке агач Богоявление Господне  чиркәве урынында төзелеш эшләре вакытында табылган җирле халыкның сөякләре дә биредә күмелгән.

Чиркәү махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыюда да катнаша, биредә окоп шәмнәре дә ясыйлар. 

Хорның регенты – матушка Анфиса, аның составында Зәй  музыка мәктәбенең укытучылары бар.  Николай атакай аларның башкарулары башкала коллективларыннан калышмый, күп җырчыларның музыкаль белеме бар, дип әйтә.

Храмның көнүзәк проблемалары да бар. Соңгы капиталь ремонт 1990 елда үткәрелгән. Утыз алты ел эчендә түбә искергән һәм икенче кат ярус урыныннан су үтә. Отмосткаларны ремонтлау таләп ителә, стеналардан штукатурка коела. Храм хәйриячеләрнең ярдәменә мохтаҗ.

Бүген Крестовоздвиженский чиркәве – ул  тарихны һәм буыннар хәтерен саклаучы мәдәни мирас объекты да, шулай ук Зәй халкының рухи тормышы үзәге, төрле яшьтәге кешеләрнең дога кылу, үз сорауларына җавап табу һәм бердәмлек хисен тою өчен килә торган урын да булып кала.

Фотолар Зәй туган як тарихын өйрәнү музееннан һәм интернет челтәреннән. 

Язма Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова материалы буенча эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев