Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Зәйдә үзәк мәчеттә хатын-кыз мөселманнар өчен ифтар үтте

Изге Рамазан ае дәвам итә. Районыбызда да көне буе ашау-эчүдә тыелып торган мөселманнар өчен ифтарлар үткәрелә. Зәйнең үзәк мәчетендә дә көн саен ураза тотучы ир-атлар өчен ифтарлар оештырыла. Традиция буенча бу изге айның бер кичен хатын-кызларга бирәләр. Бу юлы оештыручылар 70ләп хатын-кызны вәгазьләр, Коръән укуны тыңлау һәм бергәләп намаз укырга чакырдылар.

- Изге Рамазан ае ураза тоту өчен генә түгел, ә аралашу, белем алу өчен дә билгеләнгән. Бергә җыелырга, бер-береңнән гафу үтенергә, һәр гаиләнең, Ватаныбызның иминлеге өчен дога кылырга кирәк. Без, ниһаять, тынычлык урнашсын, солдатлар исән - сау үз гаиләләренә әйләнеп кайтсын өчен дога кылдык, - дип сөйли район мөселман хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Рәзилә Җиһаншина. 
Ифтар алдыннан Рамазан аеның кыйммәте, ураза тотуның мөһимлеге һәм кагыйдәләре турында Фатих хәзрәтнең тормыш иптәше Резеда ханым сөйләде.  Тән һәм җан чистарынуы, ураза тотучыларның үз уйларын бизәргә, зиннәтләргә, яманлыктан һәм гөнаһтан сакланырга, мөмкин кадәр күбрәк изге эшләр эшләргә кирәклегенә Рәзилә ханым тукталды. 
Соңыннан мул табын артында ифтар кылу булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев