Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Зәйдә район күләмендә ифтар оештырылды

Бүген Зәйдә традициягә әйләнгән күркәм чара – район күләмендәге ифтар үтте. Аны район җитәкчелеге мөхтәсибәт белән берлектә инде берничә ел рәттән Рамазан аенда үткәреп килә.

Быел да район ифтары Зәй политехник көллияте ашханәсендә узды. Иң башта район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап, райондагы милләтара мөнәсәбәтләрнең, дини вазгыятьнең күркәм дәрәҗәдә булуын, бер диндәгеләрнең икенче диндәгеләргә хөрмәт белән карап яшәүләрен ассызыклады. Районның икътисади - социаль  торышын бәян итте. 

Аннан соң район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин вәгазь укып, азан әйтте. 

Ифтарга җыелучылар җимеш, су белән авыз ачканнан соң, ахшам намазы укыдылар, мул табын артында ифтар кылдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев