Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Зәйдә Качмануга килүчеләрне боздан ясалган фәрештәләр сыны каршы алачак

19 гыйнварда православие динендәгеләрнең Качману бәйрәме уза. Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Зәйдә әлеге максаттан Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге чишмә әзерләнеп куелган.

Чишмәгә изгеләндерелгән су алу өчен яисә коенырга килүчеләргә тиешле шартлар тудырылган. Чишмәгә, коену өчен җиһазландырылган бәкегә төшү өчен баскычлар бизәлгән.

Скульптур, җирле рәссам һәм сынчы Фазыл Шиапов бәке тирәсен боздан ясалган  композиция белән  бизәгән. Фазыл Шиапов турында белмәгән зәйлеләр юктыр инде.  

Анда рәсемгә осталык кечкенәдән үк. Укучы абый-апаларының кәгазь, карандашларын алып төрле рәсемнәр ясый торган була. Авыл тирәсендәге болыннарга, кырларга чыгып йөрергә, туган як табигатенең матурлыгына хозурланырга ярата. Йомшак күңелле малай күргәннәрен отып алып, шунда ук рәсемгә төшереп бара. Рәссамның иҗат үрнәкләре, үзенә генә хас иҗади үзенчәлекләре бар.Скульптур сын ясау өчен үзебезнең Зәй елгасының бозын файдалана. Ул булачак композициянең  макетын ясаган.

Шул макет ярдәмендә скульптураның аерым детальләрен - бозларны әзерли, аларны кар һәм салкын су белән бер-берсенә тоташтыра. Боздан ясаган композиция менә икенче ел инде җирле халыкның, кунакларның кәефен күтәрә. 


-Бу эшне миңа ышанып тапшырганнары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Икенче ел мин биредә боздан сын ясыйм. Быелгысы аеруча үзенчәлекле. Башта булачак сынның макетын эшләдем. Ул ике кисәктән тора. Уртада – кач. Сын фәлсәфи мәгънәне аңлата. Ходайның ярдәме, үзләренең тырыш хезмәтләре белән бу тормышта кешеләр мәртәбәгә ирешә. Эшләмичә, тырышмыйча гына тормышны матур итеп алып барып булмый. Композициядәге ике фәрештә дә тырыш хезмәт кешеләренә ярдәм итүне күрсәтә. Үзебезнең изге теләкләребезне телик. Ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык кайтсын. Әти-әниләр, балалар, оныклар исән-сау булсыннар. Ә изге чишмә суына килүчеләрне минем ясаган композиция рухландырсын,- ди Фазыл Шиапов.
 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев