Зәйдә Изге Макарийны искә алу көнендә литургия үткәреләчәк
29 февральдә православие динен тотучылар Изге Макарийны (Невский) искә алалар.
Изге Макарий (1835 — 1926), Мәскәү һәм Коломенск митрополиты, Алтай апостолы, 36 еллык миссионерлык хезмәте вакытында бөтенроссиягә танылу ала. 2000 елның августында Изге Макарийны изгеләр исемлегенә кертәләр. Зәйдә 35нче бистәдә төзелүче чиркәү Изге Макарий исемен йөртәчәк.
Зәйдә Изге Макарийны искә алу көнендә — 29 февральдә Әлмәт һәм Бөгелмә епархияләре епискобы Мефодий, Казан митрополиясе руханилары катнашында архиерей литургия үткәреләчәк. Ул Яңа шәһәрдәге Свято Троицк чиркәвендә керәшен телендә булачак. Сәгать 9да башлана. Ә 28 февральдә кичке сәгать 5тә Изге Макарийны искә алу көне уңаеннан 35нче бистәдәге чиркәүдә служба үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев