Традиция буенча Зәй һәм район мәчетләрендә ятимнәр, мәдрәсә укучылары, өлкәннәр һәм авыр тормыш хәлендә калганнар файдасына гошер сәдакасы хәйрия акциясе уза.
Бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива һәм башка яшелчә һәм җиләк-җимешләр, гомумән хуҗалыкта җитештерелгән, үз гаиләсеннән артканны һәркем мәчетләргә китерә ала. Җыю үзәк мәчеттә һәм авыл мәчетләрендә бара.
Бу – күптәнге мөселман йоласы: уңышның бер өлешен Алланың биргәненә шөкер итеп һәм якыннарыңны кайгыртып булганы белән уртаклашу. Бу ярдәм генә түгел, ә җәмгыятьне ныгыта торган рухи гамәл. Район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин: сан артыннан кумыйбыз, барысы да чын күңелдән бирелә, имамнар урыннарда да мохтаҗларга яшелчәләрне өләшәләр, ди.
Нет комментариев