Зәйдә гошер сәдакасы җыю хәйрия чарасы старт алды
Татарстанда ел саен уздырыла торган гошер сәдакасы җыю буенча хәйрия марафонына старт бирелде.
Традиция буенча, көз көне мөселманнар үз уңышының бер өлешен мохтаҗлар белән бүлешә алалар. Яшелчәләрне инде шәһәренең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетенә китерә башлаганнар.
- Хәйриячелек гамәле кылып, мохтаҗларны сөендерү бик саваплы гамәл. Мәчетебезгә ел саен үзе үстергән яшелчәләрдән башкаларга өлеш чыгарырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр бар. Быел да бәрәңге, кәбестә, кабак, ташкабак, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, бал һәм башкаларны китерәләр. Аеруча зур рәхмәтне авыл имамнарына белдерәсем килә, чөнки аларның халык белән эшләүләре нәтиҗәсендә, авыл халкы үзеннән арткан белән бик теләп уртаклаша. Ә имамнар уңышны машиналарга төяп үзәк мәчеткә алып киләләр. Бер килограмм да әрәм булмый, җыелган барлык уңыш аз тәэмин ителгәннәргә һәм мохтаҗларга тапшырылачак. Шулай ук без ел уңышыннан өлеш чыгару бик мул булганда Казандагы мәдрәсәләрдә шәкертләрне тукландыру өчен дә яшелчәләр җибәрәбез, - ди имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
20 сентябрьне республика мөфтияте гошер көне дип игълан итте. Бу һәр мөселман өчен шәфкать күрсәтү һәм изге гамәлләр кылу өчен менә дигән мөмкинлек.
Белешмә: Гошер – ул сәдака, ул уңышның үзең су сибеп үстергәндә кырыктан бер өлешен, табигый шартларда үстерелгәндә егермедән бер өлешен тәшкил итә һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев