Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Зәйдә 30 кыз бала үзәк мәчет каршындагы курсларда укый башлады

22 июньнән Зәй шәһәренең Т. Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетендә ислам нигезләре һәм кызлар өчен дини тәрбия бирү буенча мәчет каршындагы курслар башланды. Быел бу укулар 30 кызны берләштерде.

Белем бирү балаларның яшь һәм рухи ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Иртәнге тугыздан төшкә кадәр мәчеттә үзенә бертөрле атмосфера хөкем сөрә: биредә аятьләр укыйлар, иман нигезләрен өйрәнәләр, якыннарга һәм тирә-юньдәгеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтәләр. Укытуны педагог Резеда ханым Нуруллина алып бара. Тәҗрибәле остаз буларак  ул һәр тәрбияләнүчегә индувидуаль якын килеп дәресләрне алып бара. 

Курслар 3 июльгә кадәр дәвам итәчәк, һәм бу вакыт эчендә балалар дини фәнгә кереп кенә калмыйча, дуслашып та өлгерәләр. Күп кенә кызлар монда инде беренче ел гына укымый — алар өчен бу яхшы җәйге традициягә әверелде. Көндәлек дәресләрдән тыш, оештыручылар балалар өчен бай мәдәни программа әзерләгәннәр. Тәрбияләнүчеләр «Космос» кинотеатрына «Рай под ногами матерей. 2 өлеш" фильмын карадылар. Шулай ук аларны шәһәрнең биш мәчете буйлап автобус экскурсиясе көтә, анда кызлар Зәй мөселман гыйбадәтханәләренең архитектурасы һәм тарихы турында белә алачак. Шулай ук Иске Зәй бистәсендә  туган як тарихын  өйрәнү музеенда булу планлаштырыла.

Курсларның башлануын шәрехләп, Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин балаларны рухи-әхлакый кыйммәтләргә иртә тартуның мөһимлеген билгеләп үтте: 

"Балада балачактан ук өлкәннәргә хөрмәт, белемгә омтылыш тәрбияләсәң, бу сыйфатлар аның белән мәңгегә кала. Без балаларның иман ул — тыюлар һәм кырыслык түгел, ә яктылык, күңел җылысы һәм якыннарыбыз турында кайгырту икәнен аңлауларын телибез. Әти-әниләрнең безгә иң кадерлесен ышанып тапшыруларын, ә кызларның дәресләргә шат чырай белән килүләрен күрү аеруча сөендерә. Безнең өчен бу иң югары бүләк”, - диде ул.

Фатих хәзрәт сүзләренә караганда, быел оештыручылар теориягә генә түгел, ә тере аралашуга, балалар белән остазлар арасындагы эмоциональ элемтәгә дә басым ясаганнар.

фотолар мәчеттән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев