Зәй храмында Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий литургия үткәрде
26 мартта бөек постның бишенче атнасында, Бөек канонның пәнҗешәмбесендә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий Зәйнең Изге Троица храмында литургия үткәрде.
Аңа литургияне уздыруда Зәй округы благочинные вазифаларын башкаручы, Изге Троица храмы настоятеле, иерей Родион Садыйков, Зәй благочиниесе руханилары ярдәм итте.
Литургия ахырында владыка Мефодий литургиягә килүчеләрнең барысына да бергә дога кылганнары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да көч-куәт, якты Пасха бәйрәменә таба юлда Ходайның булышуын теләде.
Фотолар Әлмәт епархиясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев