Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Зәй районы Куш-Елга авылында Коръән укучылар бәйгесе узды

Анда барлыгы 15 мөслимә катнашты.

Аның биредә оештырылуы очраклы түгел, чөнки Куш-Елгада дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыголның Баһаветдин тармагыннан Фәхретдин һәм аның улы Фәйзулла мәдрәсәне үз хисапларына булдырып,  якын тирәдәге халыкка ислам нигезләрен төшендергәннәр,  дини сабак биргәннәр. Әлеге авылда аларның дини хезмәте халык хәтеренә кайта,  алар рухы зурлана, хөрмәтләнә. Әлеге нәсел дини гыйлем бирүне дәвам итә, бу затлы нәселдән булган хаҗия Рәзилә Госман кызы, Зәй мөслимәләр берлеге җитәкчесе буларак, район мөхтәсибәте белән берлектә,  киң колачлы эш алып бара. Чираттагы дини чара –  әлеге эшчәнлеккә дәлил.

Куш-Елганың җирлек башлыгы Алия Гыйльфанова, авыл  имамы Сөләйман хәзрәт белән Сабира абыстай мөслимәләрне җылы каршылап,  төбәкнең үткәне белән таныштырдылар,  бергәләшеп Фәйзулла һәм Фәхретдин хәзрәтләргә дога кылдылар.
 

Бәйгедә районның  15 мөслимәсе Изге китапның 30нчы йөзе буенча Коръән сүрәләре укыды. Чара кунакларына Изге китап буенча  үтемле викторина да уздырылды. Бәйгедә катнашучылар хаҗдан кайткан намазлыкларга ия булды.

 Аралашу, фикерләшү сый-нигъмәт тулы өстәл артында дәвам итте,  ил көнгә тынычлык иңүе теләнде. Җәмәгать белән өйлә  намазы башкарылды. Коръән сүрәләре укылып, дога кылынды. Ә дога булган җирдә бәрәкәт,  нигъмәт, сәгадәт.

Роза Илалтдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев