Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Зәй районы Карман авылы мәчетенә – 20 ел

Бу көннәрдә районыбызның Карман авылы дини тормышында үзенчәлекле вакыйга булды.

14 декабрь көнне Карман мәчете 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Анда район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, мәчет төзелешенә өлеш керткән мөхтәрәм затлар, күрше авыллар имамнары, карманлылар катнашты. Шушы 20 ел дәверендә мәчеткә имамлык итүне Айрат хәзрәт Әхмәтшин башкара.

Карман авылы мәчете тарихына күз салганда мәрхүм Сәгыйть хәзрәт язып калдырган истәлекләргә тукталасы килә. 

“Карман авылында 1870 елгы белешмә буенча, матур гына эшләп килгән мәчет һәм мәдрәсә булган. Мәдрәсәдә Карман авылы хәзрәтләре дини һәм дөньяви сабаклар биргәннәр. Мәдрәсәдә малайлар гына түгел, кызлар да укыган. Кызларны мулла хатыннары һәм мулланың өлкән кызлары укыткан. Безгә килеп җиткән хәбәрләргә караганда, авылда укыту эшләрен Байгузин Шәрәфи хәзрәт, аның улы Кирам хәзрәт, мөәзин Ильясов Кәшәфетдин һәм аларның хатыннары һәм кызлары алып барган. Сәяси золым шаукымы Карман мәчетенә дә кагылмый калмый. Утызынчы елларда ул мәктәп итеп  файдаланыла. 1939 елда мәчет ут чыгып яна. Аның  нигез ташларын атлар белән сөйрәтеп юлга, чокыр – чакырларга ташлыйлар.   65 ел гомер узганнан соң, ниһаять, Карман авылы мәчетле булуга ирешә.  Финанс ягы бик катлаулы һәм авыр булса да, 2005 елда авылда мәчет калка. Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасында урнашкан авылның мәчете үзенең матурлыгы, җыйнаклыгы белән үзенә тартып тора”, - дип язган хәзрәт.

Ә яңа  мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе Атлас Нургата улы Галиәхмәтов була. Ул вакытта “Алга” колхозы рәисе булган районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы аксакалы изге эшкә алынуны күңел кушуы буенча башкардык, ди.

- Без – колхоз, предприятие җитәкчеләре мәчетләр төзелешенә ярдәмгә  бердәм кушылдык. Фәрит Гыйльметдинов башлап йөрүче, хәзер дә мәчеткә газ кертүне Габдулла абый башкарды.  Мәчетнең манарасын ясауга Шамил Сәлахов үз предприятиесендә алынды. Ә манарага ай кую тантанасы әле дә күз алдымда тора. Сәгыйть хәзрәт махсус кран белән күтәрелеп манарага айны урнаштырды, без аны тын алмыйча күзәттек, күзләрдән яшьләр килерлек вакыйга булды ул, - дип искә ала Атлас Нургатаевич.

Ә мәчетнең 20 еллыгы уңаеннан   намаз укып дога кылганнан соң бүләкләү тантанасы үткәрелде. Анда мәчет төзелешенә өлеш керткәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырыла. 

“Әле узган ел гына да без күмәк көч белән мәчетне заманча шартларга ярашлы итеп эчке яктан төзекләндердек, коймаларын яңарттык, капкалар куйдык. Бу эшләргә ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтлебез. Юбилей уңаеннан әле бүген махсус хәрби операциядә булган Айрат Садыйковның әнисенә Рәхмәт хаты тапшырдык. Айрат мәчеткә зур келәмнәр бүләк иткән иде. Аңа һәм Ватан сагындагы егетләрнең исән-имин өйләнеп кайтуларын сорап дога кылдык”, - диде Айрат хәзрәт.

фотолар Карман мәчетеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев