Зәй районы благочинные билгеләнде
Әлмәт һәм Бөгелмә епархияләре епискобы Мефодий Указы белән Зәй районы благочинные, Изге Троицк соборы настоятеле итеп иерей Вячеслав атакай Федоров билгеләнде.
Вячеслав атакай Иске Зәйдә туып үскән. 9 ел священник булып эшли. Ике югары белемгә ия, Казан югары духовный семинариясе һәм магистуратураны тәмамлаган. Ватан алдында хәрби бурычын Мәскәү өлкәсендә данлыклы “За веру и отечество” православие хорында сержант, бүлекчә командиры вазифасында үтәгән. Тормыш иптәше, Тамырлары Зәйдән булган Мария анакай белән дүрт бала үстерәләр. Аның тормыш иптәше - Иске Зәй чиркәве настоятеле булып хезмәт куйган Михаил Чуряшовның оныгы. Вячеслав атакай соңгы елларда Түбән Кама районы Балчыклы авылы чиркәве настоятеле булып хезмәт куйган. 10 сентябрьдән Зәй районы благочинные, Изге Троицк соборы настоятеле итеп билгеләнде.
13 сентябрьдә район башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин яңа благочинный, иерей Вячеслав атакай Федоров белән очрашып, алда торган эшләр турында сөйләштеләр.
-Ходай ярдәме белән чиркәүне төзекләндереп, территориясенә брусчатка җәясе, көчле якшәмбе мәктәбе булдырасы иде. Балалар, яшүсмерләр өчен футбол мәйданчыгы ясау планы да бар. Яшьләр белән эшләү юнәлешендә эшне көчәйтәсе бар, - ди Вячеслав атакай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев