Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Зәй мөселманнары ураза тотып Мигъраҗ кичәсен каршы алырга әзерләнә

Бүген, пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә бөтен дөнья мөселманнары ислам календаре буенча иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе — Мигъраҗ кичәсен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә күтәрелү төнен каршы алачак.

Рәҗәб аенда  булган бу вакыйга бик мөһим. Нәкъ менә шул төнне мөселманнарга мәҗбүри биш тапкыр намаз уку шарты бирелгән, дип исәпләнә.

15 гыйнвар иртәсендә күп кенә дин тотучылар уразага керде.   Ә кичен шәһәрнең үзәк мәчетендә зур дини чара - кичке намаздан соң биредә   ураза тоткан яшь  кешеләр өчен ифтар үтәчәк. Җыелучылар алдында имам Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов вәгазь укый,  шуннан соң яшьләр бергәләп  тәсбих - намаз укыячак. 

Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин да дин тотучыларга бу бөек төнне ничек лаеклы үткәрергә кирәклеге турында үгет-нәсихәт белән мөрәҗәгать итте:

"Кадерле зәйлеләр! Мигъраҗ төне-Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә якынаю өчен кыйммәтле мөмкинлек ул. Аны, барыннан да элек, Коръән уку һәм аңлау белән каршы алыгыз. Туганнарыңны һәм дусларыңны җыярга, сыйларыңны бүлешергә һәм бергәләп Аллаһы Тәгаләгә   мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Пәйгамбәребезгә  мөмкин кадәр күбрәк салават әйтергә һәм  Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә һәм аның шәфкатенә өмет итеп дога кылырга онытмагыз. Казага калдырылган  намазларны уку өчен дә бу көн яхшы.  Төнге намаздан соң бу төн уңаеннан 12 рәкәгать намаз уку аерым бер гадәт булып тора.

Бу көн тирән уйлану  астында узсын. Тормышыгызның мәгънәсен барлагыз, үзегезнең үткәнегезне анализлагыз, нәтиҗәләр ясагыз һәм чын күңелдән киләчәккә планнар төзегез. Кылган гөнаһларыгыз өчен чын күңелдән тәүбә итегез — бу төнне тәүбә итү һәм гафу үтенү өчен кыйммәтле мөмкинлек итеп кабул итегез. 

Йөрәгегездә рәнҗүләр булса, бер-берегезне гафу итегез. Үзегез өчен генә түгел, барлык дин кардәшләрегез өчен дә дога кылыгыз, аларның исемнәрен телгә алыгыз. Һичшиксез якыннарыгыз янына барыгыз яки аларга шалтыратыгыз, аларны котлагыз, кайгыртучанлык күрсәтегез. Мәрхәмәт күрсәтегез: ярлыларга, ятимнәргә, авыруларга ярдәм итегез, бүләкләр, садака бирегез.

Аллаһы Тәгалә сезнең барлык изге эшләрегезне, табынуларыгызны һәм чын күңелдән тәүбә итүегезне кабул итсен!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев