Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Зәй мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Корбан гаете бәйрәме уңаеннан районның барлык мәчетләрендә дини чаралар үтте.

Шәһәребезнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетеннән иртәнге намазга чакырып яңгыраган азан аеруча күңелләргә үтеп керде. Мөселманнарның олысы-кечесе мәчеткә агылды. Иртәнге намаз башкарылгач, Коръән сурәләре, бәйрәм вәгазе укылды. Имам-мөхтәсиб, хаҗи Фатыйх хәзрәт Нуруллин вәгазендә корбан чалу кагыйдәләре турында бәян итеп, мөселманнарны малларын кызганмыйча, корбан чалырга чакырды. Аннан ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын ирештерде.

Гаеттә район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән үзе катнашып, дини чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, Корбан гаете йортларыбызга шатлык алып килсен, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен, дип тәбрикләү сүзләре җиткерде. Разиф Галиевич чыгышында булганына шөкерана кылырга чакырды, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде, районда барган күркәм эш-гамәлләр турында да сөйләде, динара, милләтара дуслыкка чакырды. 

«Илебез шактый катлаулы сәяси чор кичерә, аның чикләрен саклаучы ир-егетләребез белән горурланабыз, аларга хәер-фатихада торабыз», — диде үз чыгышында район башлыгы.

Аннан соң мәчеткә җыелучылар бәйрәм намазын укыды. Гаеттән соң мөселманнар туганнары зиратын барлады, корбанга маллар чалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: религия ислам