Зәй мөнәҗәтчеләре моңнары белән сокландырды
Лениногорскида мөнәҗәтләр башкаручылар бәйгесе үтте. Анда 60 тан артык иҗат остасы катнашты.
"Илаһи моң“ мөнәҗәт башкаручылар муниципаль бәйгесе елдан-ел күбрәк катнашучыны һәм тамашачыларны җәлеп итә, диләр лениногорскийлылар. Быел сәхнәгә 60 тан артык башкаручы чыккан. Анда солистлар һәм ансамбльләр, шул исәптән Зәй районы хатын-кызлары да катнашты.
Әлеге бәйге өченче мәртәбә оештырылган. Беренче елларда анда җирле башкаручылар гына катнашса, бу юлы катнашучыларның географиясе киңәйгән. Конкурсантлар арасында тәҗрибәле башкаручылар да, яшь талантларның да булуы сөендерә, диләр оештыручылар.
Безнең өчен җиңүчеләр арасында зәйлеләрнең дә булуы аеруча куанычлы. “Халык мәхәббәте” номинациясендә беренче урынны районыбызның Югары Мәлем авылыннан Разия ханым Рамазанова алган. Икенчедә Югары Мәлемнән Флера Талипова. «Моңлы тавыш» номинациясендә Сармашбаштан Кадрия апа Гыйльманова шулай ук икенче урынга лаек булган.
Катнашучыларны әзерләү белән Зәй районы мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Рәзилә ханым Җиһаншина шөгыльләнгән.
- Бу бәйге ярыш кына түгел, ә иманга булган мәхәббәтеңне матур җырлар аша белдерү мөмкинлеге. Без мөнәҗәтләргә карата кызыксынуның артуын күрәбез һәм киләсе елда мондый чаралар башка районнарда да, шул исәптән безнең Зәй районында да узар дип өметләнәбез, - ди ул.
"Илаһи моң" бәйгесе Ислам мәдәнияте традицияләрен саклап кына калмый, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, аларның ышанычын һәм иҗади рухын ныгыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев