Зәй мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан дини чаралар үтте
Дин һәм тормыш

Зәй мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан дини чаралар үтте

Бүген мөселман дөньясы изге Корбан гаетен бәйрәм итә. Ул районыбыз мәчетләрендә иртәнге сәгать 3 тулып китүгә бәйрәм вәгазе белән башланып китте.

Шәһәрнең Ялчыгол Таҗетдин исемендәге үзәк мәчетендә 3 сәгать 45 минутта район башлыгы Разиф Кәримов мөселманнарга бәйрәм котлавын җиткерде, күпмилләтле Зәебездә яшәүче халыкларның район икътисадын үчтерүгә беодәм өлеш кертүләре турында бәян итте. 
Иртәнге сәгать 4 тә барлык мәчетләребездә  Корбан гаете намазы укылды. Аннан Коръән укып дога кылдылар.
Соңыннан теләгән мөселманнар корбан чалып дини йоланы үтәде, мохтаҗларга ярдәм чаралары башкарылды. 
 


Нет комментариев