Зәй мәчетендә балалар һәм өлкәннәр өчен укулар башланды
Дәресләр тыңлаучылар өчен уңайлы вакытта уза, ә иң актив дәрес алучылар - өлкән буын хатын-кызлар.
Зәй шәһәренең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетендә Ислам нигезләре курсларының яңа уку сезоны башланды. Биредә дини белемнәрне, яшенә һәм җенесенә карамастан, теләгән һәркем ала ала. Белем бирү ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым алып барыла.
Мәчеттән хәбәр итүләренчә, дәресләр расписаниесе җайлы төзелгән — дәресләр эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә уза, ә аларның вакыты тыңлаучыларның үз теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Бу тыгыз эш графигы булганнарга да курсларга кушылырга мөмкинлек бирә.
Оештыручылар әйтүенчә, дәресләрдә пенсия яшендәге хатын-кызлар үзләрен аеруча актив күрсәтәләр. Алар дин нигезләрен зур кызыксыну һәм тырышлык белән өйрәнәләр. Үсеп килүче буын да артта калмый. Мәсәлән, көзге каникул көннәрендә, укытучы Илдар хәзрәт Әхмәтҗановның дәресләренә рухи традицияләрне тирәнрәк белү өчен малайлар бик теләп йөргән.
Курсларга йөрү бушлай оештырыла, анда зәйлеләргә көндәлек тормышта ярдәм итәчәк төп дини белемнәр алуга басым ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев