Зәй имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камаловның арабыздан китүенә 6 ел
1 апрельдә Зәй районының мактаулы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камаловның вафатына алты ел тулды.
Бүген Зәй мөселманнары үз догаларында хөрмәтле рухи остазларын искә алдылар.
Сәгыйть хәзрәт күпләр өчен игелекле, ярдәмчел, эшлекле кеше буларак истә калды. Ул үз гомерен җәмгыятькә хезмәт итүгә һәм милләтара дуслыкны ныгытуга багышлап, зәйлеләр тормышында якты эз калдырды. Сәгыйть хәзрәт яшьләрне тәрбияләүдә, динне ныгытуда һәм традицион кыйммәтләрне торгызуда актив эш башкарды. Ул шулай ук күренекле татар, дин галиме Таҗетдин Ялчыгол хезмәтләрен өйрәнүгә нигез салучы буларак та билгеле.
Узган ел 30 ел тулган Зәй үзәк мәчетен төзүгә дә ул зур өлеш кертте. 2002 елдан 2016 елга кадәр Сәгыйть хәзрәт Зәй районы имам-мөхтәсибе һәм Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы вазифаларын башкарды. Аннары, 2016 елдан башлап, ул Зәй мөхтәсибәте аксакаллар советы рәисе булды. Моннан тыш, ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар советына әгъзасы, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булды.
Сәгыйть хәзрәт Камаловның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, ә аның игелекле эшләре дәвам итәр.
Роза Илалтдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев