Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Хуш киләсең, изге Рамазан!

Рамазан ае 28 февральдә кояш баегач башлана. Уразаның беренче көне итеп — 1 мартны, соңгы көне итеп 29 мартны санарга кирәк.

Шәүвәл һәм Ураза бәйрәменең беренче көне 30 март була.

Мондый мәгълүматлар 4 февральдә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы утырышында кабул ителгән. 
2025 елга фитр сәдакасы күләме, дини бәяләмә буенча, 1/23 тәшкил итә. Ул аз керемлеләр өчен — 250, уртача керемле кешеләр өчен — 800, байлар өчен 1300 сумнан башлана.

Фитр сәдакасының күләме хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек азык-төлек продуктларының уртача бәясеннән чыгып исәпләнә. Кеше, әгәр тели икән, күбрәк түләргә хокуклы.

Җитди сәбәпләр аркасында ураза тота алмаганнар фидия сәдакасы түли: аның минималь суммасы 400 сум тәшкил итә.

Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы

«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин».

«Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым».

Ураза тотып авыз ачкач укыла торган дога

«Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».
«Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев