Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Хонехта булган Архистратиг Михаилны искә алу көнендә Олы Батрас авылында молебен узды

19 сентябрьдә Хонехта булган Архистратиг Михаил могҗизасын искә алу көнендә Зәй районының Олы Батрас авылында торгызылучы Архангел Михаил чиркәвендә молебен укылды.

Архангел Михаил, мәшһүр һәм данлыклы Ходай фәрештәсе, барлык православие христианнарның күктәге яклаучысы булып тора. Библиядә аны «Ходай гаскәре юлбашчысы» дип атыйлар. Иконаларда аны сугышчы киемендә, кулына калкан, кылыч яки сөңге тотып сурәтлиләр. Ул явызлык белән көрәшә. Михаил Архангел үзенең җиңүләре белән билгеле.

Молебенны Зәй округы благочинные һәм чиркәү настоятеле иерей Вячеслав Федоров укыды.

Дини чарада авыл кешеләре, паломниклар катнашты. Молебен тәмамлангач, Вячеслав атакай дин тотучыларга вәгазь сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Олы Батрас авылында Архангел Михаил чиркәвенең 138 еллык тарихы бар, ул 1887 елда төзелгән. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән менә бишенче ел инде храмны яңарту эшләре бара.

Фотолар Әлмәт епархиясе матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев