Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Ураза ул күңелебезне, җаннарыбызны сафландыру өчен кирәк

Православие динен тотучыларның 3 марттан олы уразалары башлана. Ул җиде атна – христианнарның иң зур бәйрәме – 20 апрельгә Пасхага кадәр дәвам итәчәк.

 Бу турыда тулырак аңлатуын сорап без Зәй округы благочиные, Изге Троицк соборы настоятеле Вячеслав атакай Федоровка мөрәҗәгать иттек. 

– Вячеслав атакай, православие динендәгеләрнең ел буена уразасы күп. Ни өчен нәкъ менә Пасха уразасы Бөек пост дип атала?

– Олы ураза башка уразалардан үзенең озынлыгы һәм кырыслыгы белән аерыла. Иисус Христосның ашаусыз-эчүсез, 40 көн чүлдә булганын искәртү йөзеннән бу ураза җиде атна дәвам итә. Бөек пост көннәр саны буенча гына түгел, һәр православие христианының тормышында әһәмияте буенча да шулай дип аталган. Күпләребез уразаны ризыктан тыелу дип исәпли. Әйе, пост ул ризыктан тыелу, әмма уразаның файдасы ашаудан тыелу белән генә чикләнми, чөнки чын ураза явыз эшләрдән читләшүне аңлата. Без гайбәт, ялган сөйләү кебек зарарлы гадәтләребезне һәм гөнаһлы омтылышларыбызны ташларга, нәфесебезне тыярга тиеш. Уразаның нияте дә дөрес булсын: сәламәтләнү яки ябыгу түгел, ә Ходай ризалыгына ирешү, рухи яктан камилләшү. Ураза  ул күңелебезне, җаннарыбызны сафландыру өчен кирәк. 

– Уразада нинди ризыклар ашаудан тыелу мөһим? 

– Уразада ит, сөт, йомырка, терлек мае ашаудан тыелып тору киңәш ителә. Уразаны тотмау авыруларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга рөхсәт ителә. Кем дә ураза тота алмый икән, аны игелекле эшләр белән үткәрергә була. Болар авыру кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү, хәзер  махсус хәрби операция бара, ил сагында торучыларны да без булышлыгыбыздан ташламаска тиеш. Пост көннәрендә чиркәүләргә ешрак йөрү, дини әдәбият уку да мөһим.    

– Ураза алдыннан, Кичерешү көнендә (Прощенное воскресенье), без бер-беребездән гафу үтенәбез. Мессенджерларда гафу сорап открыткалар җибәрү бер традициягә әйләнде. Бу дөресме? 

– Хәзер Май чабу атнасы бара. Православие чиркәве постка этаплап әзерли. Май чабу атнасы карачкы яндыру вакыты түгел. Бу мәҗүсилектән килгән гадәт.  Май чабуның соңгы көне – Кичерешү көне.  Олы уразага керер алдыннан кешеләр  бер-берсеннән кичерүләрен сорыйлар. Бу – горурлыкны, үпкәләүне җиңәр өчен дә яхшы форсат.  Открыткалар җибәрүгә килгәндә, очрашып, күзгә карап кичерүне сорау безнең ихлас, чын күңелдән кичерүне үтенүебезне аңлата.  Әгәр дә инде очрашу мөмкинлеге юк икән, открытка җибәрергә, телефон аша шалтыратып, кичерү дә сорарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев