Ураза бәйрәме уңаеннан район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллинның зәйлеләргә мөрәҗәгате
Изге Рамазан ае төгәлләнеп, Ураза бәйрәме җитү белән барчагызны ихлас котлыйм!
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әссә-ламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклеге турында искәртеп, әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләргә якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр генә башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде.
Бу кыйммәтләр барлык дин вәкилләре өчен дә бертигез дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Алар безнең күңелләрдә үзара дус һәм тату яшәү, шәфкатьле һәм миһербанлы булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу теләге уята, гасырлар дәвамында тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә.
Бу изге бәйрәм көнендә һәр йортта һәм һәр гаиләдә җылылык, шатлык, татулык, мәрхәмәт һәм иминлек булсын. Сугышлар бетеп, күкләребез аяз булсын, илләребезгә тынычлык иңсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев