Зәй районы Сармашбаш авылы мәчете Яңа елны тагын да нурланып каршылый.
Бу көннәрдә генә хәйриячеләр ярдәме белән мәчет тирәли яктырткычлар куелган. Бу хакта авыл халкы безгә шатланып хәбәр итте:
“21 нче декабрьдән Ислам дине буенча Раҗәб ае башлана, ул - изге ай. Шушы айны мәчетебез сихри нурлар белән бизәлеп каршылый. Бу эшне Казаныбызда эшли торган "Нурлы Ислам" җәмгыяте егетләре башкарып киттеләр. Аларга рәхмәтләребез чиксез зур. Ә бу эшне оештырып йөрүче мәчетебез мөэзине Муса хәзрәткә һәм мәчет ачылганнан бирле мәчетнең чисталыгы, матур, чәчәкле бакчасы өчен янып-көеп йөрүче Рәшидә ханымга Аллаһының рәхмәтләре яусын! Балаларыгыз, оныкларыгыз, кияү-киленнәрегез белән гөрләшеп гомер итегез, бәхетле булыгыз, динебез өчен тырышып йөрүегез башкаларга дә үрнәк булып тора”, - диелә шатлыклы хәбәрдә.
фото авыл җирлегеннән
Нет комментариев