Рамазан – изге гамәлләр ае
20 мартта мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә.
Гает бәйрәме якынлашкан көннәрдә без Иске Зәй бистәсе мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Әюпов белән очраштык.
Ураза гаетен бәйрәм итү алдыннан гына Илсур хәзрәт 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, шуның унике елын ул Иске Зәй бистәсе мәчетендә имамлыкка багышлады.
– Илсур хәзрәт, изге Рамазан аен тәмамлыйбыз, ул сезнең һәм сезнең янәшәгездә булган мөселманнар өчен ничек үтте?
– Әгүзе билләһи миннә шәйтани рәдҗим! Бисмилләхир рахмәни рәхим! Изге Ураза гаетебез мөбарәк булсын! Рамазан – ул бар мөселман өммәтендә булганнар өчен сафлану ае. Без дин кардәшләрем белән, Аллаһка шөкер, бу изге айны ураза тотып, тәравих һәм башка нәфел намазлар укып, хәер-сәдакалар таратып, ифтарлар оештырып, Коръән укып үткәрдек. Ураза тотуны да ниндир ашамыйча тору җәзасы итеп түгел, ә изге эш итеп, Аллаһы Тәгалә безне шулай сәламәтләндерә, ашказаннарыбызны ял иттерә итеп кабул итәргә кирәк. Бу айда бит әле без ашаудан тыелып кына калмыйбыз, ә үз-үзебезне дә тәрбиялибез, начар сүзләрдән, начар гадәтләрдән тыелабыз, игелекле эшләрне күбрәк кылырга омтылабыз. Бу айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырлап утыртыла, изге гамәлләр өчен саваплар арта, догалар кабул була, мөселманнарның дәрәҗәләре күтәрелә, аларның гөнаһлары гафу ителә, Раббыбызның нигъмәтләре ишәя. Намаз уку, ифтарлар үткәрү өчен мәчетебездә мөмкинлекләр җитәрлек. Җомга намазына искезәйлеләр килә, Рамазан ае дәвамында без көн саен мәдрәсә бинасында ифтар оештырдык. Гомумән, 2017 елда ишекләрен ачкан мәчетебез һәрчак нурлылыгы белән изге күңелле кешеләрне үзенә тартып тора. Без бистәдә мәчет барлыкка килүгә өлеш керткән Алексей Фроловка, Шәфигулла хәзрәт Габидуллинга, Сәгыйть хәзрәт Камаловка, Илшат, Габделхәй хәзрәтләргә рәхмәтлебез. Шәхсән үзем Кадер авылында имам ярдәмчесе булып торганнан соң, 2014 елдан биредә имам булып хезмәт куям, шушы дәвердә ризасызлык белдерүчеләргә очраганы булмады, Аллаһка шөкер.
– Сез мәчеттә ифтарлар үткәрү актив алып барылды, дидегез. Шулай ук мәчеттә дин сабаклары бирү дә алып барыла бит...
– Әйе, Рамазан ае дәвамында көн саен мәдрәсә бинасында 20дән алып 50 кешегә кадәр ифтарлар кылдырдык. Бер өч көнендә аны мәчет белән оештырсак, калган көннәрдә мәчеткә йөрүчеләр, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр, эшмәкәрләребез булышлыгы белән бу изге эшне башкара алдык. 18 мартта мәчетебезгә ифтарга районның барлык имамнары җыела. Ә соңгы көнне – 19 мартта ифтарны зурлап эшмәкәребез Альберт Гайнуллин оештыра. Гомумән, күркәм традиция буенча дини бәйрәмнәрне үткәрүдә, мәчет эшләре өчен даими ярдәм итеп торучыларга без бик рәхмәтле. Монда булышлык итүче хатын-кызларыбызга, ир-атларыбызга рәхмәтлебез, ә аеруча хәйриячелек ярдәмен даими күрсәтүче эшмәкәрләребез Альберт Гайнуллин, Марсель Миңнеханов, Ринат Мөхәммәтҗанов, Дания һәм Иршат Низамовларның эшләрен изге догаларыбыз уң итсен.
Ә дин сабаклары бирүгә килгәндә, хатын-кызлар өчен аны Роза ханым Хуҗина һәм Разия апа алып баралар. Бу эш Рамазан аенда да туктап тормады, кызларыбыз укуларга теләп йөри. Ә ир-егетләр өчен намаз уку тәртипләрен өйрәтүне үзем алып барам. Нигездә 50 яшьтән өстә булган ир-атлар намаз уку тәртипләрен өйрәнергә киләләр.
– Иске Зәй мәчетендә Ураза гаете ничек үтәчәк?
– 20 мартта иртәнге сәгать 6.30да вәгазь уку башлана, ә нәкъ сәгать 7дә, барлык район мәчетләрендәге кебек, бәйрәм намазы укылачак. Сәгать 8дә гает намазына мәчеткә килүчеләрне пылау һәм кайнар коймак белән чәй көтә. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, эш-гамәлләребез уңышлы барсын.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев