Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Рамазан аен көтеп алабыз

Без, мөселманнар, Рамазан аен көтеп алабыз. Ураза тоту өчен алдан ук әзерләнә башлыйбыз. Зур, авыр булган эшләрне бу айга калдырмаска тырышабыз. Җиләк-җимеш, ит кебек ризыкларны алдан ук алып куябыз.

Рамазан ае – бәйрәм ае ул. Шайтаннар богауда, юлдан яздырырга тырышучы юк. Бу айда ураза тотып, сәдака өләшеп, ярдәмләшеп савап җыярга тырышабыз. Авылыбызда ай буена мәчетебез янкормасында ифтар ашлары үткәрелә. Узган ел гаиләләре белән дә, берничә кеше берләшеп тә, махсус хәрби операциядәгеләрнең  әти-әниләре, маскировка челтәрләре үрүчеләр белән дә, үзмәшгульләр дә ифтар ашлары үткәрделәр.
     

 Кода-кодагыйлар булган Мөнзил-Венера Абзаловлар, Таһирҗан-Гөлсинә Шакирҗановлар үткәргән ифтар ашында сокланып утыруым әле дә онытылмый. Үзара тату яшәүче, балаларын, барлык туган-тумача, авылдашлары, күршеләрен җыйган 70 ләп ешелек мәҗлес иде ул. Мин 5 бала әнисе булган 85 яшьлек Фирдәвес апа янәшәсендә идем. Килене Гөлсинә әни сиңа бит сөтсез чәй кирәк, хәзер алып киләм дип,  Фирдәвес апа янында бөтерелсә, кодагыйлары Венера да олы кодагый дип гел игьтибар итеп торды. Ә мин боларныж шаһиты булып, олы кешегә шулай хөрмәт күрсәткән килен-кодагыйлар өчен сөенеп, бу изге гамәлегез үзегезгә дә кайтыр дип уйладым.
       

 Рамазан аенда мәчетебездә үткәрелгән ифтар ашларына махсус белемле Рамазан, Камил, Әлфәс, Фатих хәзрәтләр дә катнашып, алардан үтемле, актуаль вәгазьләр ишетеп, динебез тарихы турында мәгълүматлар тыңлап дини белемебезне арттыру, бергәләп намаз укып илгә-көнгә иминлек, һәммәбезгә сәламәтлек, үзебезнең дә, әрвахларнын да гөнаһларын ярлыкауны сорап Аллаһыбызга ялварып күңелләребезгә тынычлык алсак, кешеләр арасында чиста-пөхтә булырга тырышып үзебезнең өлкәннәр тормышына да ямь өстибез.

Гөлнур Әхмәтҗанова. Аксар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев