Рамазан ае башлана
Бүген, кояш баю белән, бөек һәм мөбарәк Рамазан аеның беренче кичәсе иңәчәк. Мөселманнар изге айда Уразага керә. Рамазан ул – иң беренче чиратта, ураза һәм намаз уку ае.
Гөнаһлардан тыелып, изге гамәлләр кылуга омтылу бик мөһим бу айда.
Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллинның Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгатен тәкъдим итәбез:
“Рамазан ае – ул мөселман кешесе өчен бик фазыйләтле айларның берсе. Рамазан аеның асылы – ураза тоту, ягъни иртәнге намаздан алып ахшам намазына кадәр ашау-эчүдән тыелып тору. Бу – тәне сәламәт, акылы төзек булган мөселманнарның Аллаһы каршындагы бурычлары. Моны Раббыбыз безгә Коръәндә әмер итте: «Ии, иман китерүчеләр! Сезгә кадәр булган өммәтләргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз ителде. Бәлки сез тәкъва булырсыз» («Бәкара» сүрәсе, 183нче аять) диде. Рамазан ае – юмартлык, игелекле гамәлләр ае да. Бу айның аермасы тагын шунда: күбрәк сәдака бирү, ризык өләшү, ифтар мәҗлесләре ясау хәерле гамәлләрдән булып тора. Мөселманның максаты – күбрәк игелек кылу. Раббыбыз безгә динебезнең асылын аңлау бәхете бирсә иде. Һәрберебезгә аять-хәдисләр белән гамәл кылырга, ураза тотарга, Коръән укып, бу айны тулысынча игелектә үткәрү һәм юмарт булып, әҗер үлчәүләрен тутыру мөмкинлеге, тәүфыйк, калеб дөреслеге насыйп булсын. Рамазан ае мөбәрәк булсын”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев