Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Раҗәб ае җитте. Аны ничек уздырырга?

Кичә, 11нче гыйнварда, кояш баегач, Раҗәб ае башланды.

Мөселманнар Һиҗри календарь буенча иң җаваплы чорга керәчәк. Нәкъ 2 айдан бөтен ислам дөньясы изге Рамазанны каршылый. Димәк, айларның солтаны Рамазанны каршыларга һәм аның бөек фарыз гыйбадәтен кылырга әзерләнергә вакыт җитте. 

Раҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан айлары белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисендә: «Раҗәб — чәчү ае, Шәгъбән — су сибү, ә Рамазан — уңыш җыю вакыты», — диелгән. Шул рәвешле, Раҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора. 

Раҗәб Рамазан аеның тиз арада килеп җитүен хәбәр итә һәм дин тотучыларны аңа рухи һәм физик яктан әзерли. Ул Рамазан белән охшаш: мөселманнар аны гыйбадәттә уздыра һәм Аллаһ ризалыгына ирешергә омтыла. Раҗәб Рамазан аеның исен һәм Раббыбызның санап бетергесез рәхмәтләре якынлашуын тоярга мөмкинлек бирә.

Раҗәб аен ихлас ниятләр белән үткәрергә,  дога кылырга кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк намазлар укырга, ураза тотарга һәм хәер-сәдака бирергә кирәк. Шул чакта, ин шә Аллаһ, Раббыбыз гөнаһларыбызны кичерер һәм өммәтне ике дөнья бәхете белән бүләкләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев