Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Пасха – ул тормыш яңару, яшәеш тантана итү

Пасха бәйрәме, язгы көн белән төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы якшәмбе көнгә туры килә.

Быел ул 12 апрельдә була. Без бәйрәм уңаеннан Зәй округы благочинные вазифаларын башкаручы, Изге Троицк xрамы настоятеле Родион атакай Садыков белән әңгәмә кордык.

–Родион атакай, сез күптән түгел районның благочинные итеп билгеләндегез. Үзегез турында бераз сөйләп китегез әле...

– Мин балачакта ук әнием белән зур бәйрәмнәрдә чиркәүгә йөрдем. Олыгаеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, семинариягә укырга керергә ниятләдем. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында әлеге теләкне кичектерергә туры килде. Һәм 12 елдан соң гына, үз гаиләмне булдыргач, бала тугач, ял көннәрендә алтарьда ярдәм итә башлагач, әлеге хыялым тормышка ашты. Аллага шөкер, приходлардагы ярдәмчеләрем яхшылар. Шулай ук район җитәкчелегенә рәхмәт, алар мине җылы каршы алдылар һәм һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер, ә бу – бик мөһим һәм кыйммәтле.
 

Күпләр өчен Пасха – ул кулич, йомырка һәм яз башы. Укучыларыбызга аңлатып китегез әле: ни өчен бу бәйрәм православиедә иң мөһиме булып санала?

– Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең языкларын үзе йолып ала. Кеше өчен бу мәңгелек тормышка өмет һәм физик үлем алдындагы куркуны җиңүне аңлата.

– Кечкенә балага Пасханың нәрсә икәнен ничек аңлатырга? Күп балалар бу бәйрәмне түземсезләнеп көтә. Ата-аналарга бу көннең мәгънәсе турында балаларга гади һәм аңлаешлы итеп ничек сөйләргә?

– Әти-әниләргә иң беренче үзләренә Евангелиене укырга һәм Христосның терелүе үлемнән котылган көн икәнен аңларга кирәк. Ә инде алга таба бала белән балалар Библиясен укып, беренче кешеләрнең гөнаһ кылулары һәм оҗмахны югалтулары турында сөйләргә, күп буыннар вәгъдә ителгән Коткаручыны көтүләре, ә ул килгәч, үз ачулары һәм көнчелеге белән Христосны хачка кадаклауларын аңлату зарур. Әмма Ходай, җәһәннәм ишекләрен җимереп, яңадан терелгән. Вакытыгызны кызганмагыз, бала белән бергә чиркәүләргә йөрегез.
 

– Безнең районда храмнары булмаган авыллар да бар. Пасха төнендә чиркәүгә бара алмаучыларга нишләргә?

– Чиркәүгә бара алмаганда, телевизордан службаны туры трансляциядән карарга була, әмма телевизор каршында түгел, ә иконалар янында басып иман укырга. Пасхада шатлыклы бөтен догалар җырлана. Гади мотивлар табыгыз һәм җырлагыз. Канонны, Пасха сәгатен җырлагыз. Өйдә иконаны бизәгез, өстәлгә кулич, йомырка куегыз, барыгыз бергә тропарь җырлагыз, шушы якты көнне күрүегез өчен Аллага рәхмәт әйтегез.

Кадерле православие динен тотучылар! Сезне якынлашып килүче якты Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Иисус Христосның терелү бөек могҗизасын көтү йөрәкләрегезне иман, өмет һәм мәхәббәт белән җылытсын. Сезнең бу бәйрәмнәрне сәламәтлек, рухи шатлык һәм татулыкта каршы алуыгызны телим. Ходай сакласын сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев