Онбия авылында борынгы чиркәүне торгыза башладылар
Дин һәм тормыш

Онбия авылында борынгы чиркәүне торгыза башладылар

Зәй районы Онбия авылында озак еллар ташландык хәлдә торган борынгы Изге Николай Чудотворец чиркәвен торгызу эшләре башланды.

Аны торгызу юлында беренче адым булып 9 августта уздырылган хезмәт сәфәре булды.

Өмәдә Зәй округы благочинные, иерей Родион Садыков, Зәйнең Изге Троица соборына йөрүчеләр, Әлмәтнең Казан Кафедраль соборы яшьләр активы вәкилләре, җирле халык һәм Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин катнашты.

Зур эш алда торган хезмәтләргә хәер-фатиха сорап, иман укудан башланды. Аннан эшкә тотындылар. Бер көн эчендә киң күләмле җыештыру эшләре үткәрелде: алтарь өлеше, төп керү урыны һәм бинаның үзәк өлеше чистартылды. Янәшәдәге территория дә игътибарсыз калмады: чиркәүгә якын килергә комачаулаган һәм артык күләгә тудырган карт агачларны кистеләр.

Храмга Пантелеимонның борынгы иконасы кайтуы аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Бу образ — авыл өчен чын изге: эзәрлекләүләр вакытында аны берничә дистә ел буена бер диндар гаилә саклап калган.

Яңгырлы һәм болытлы һава торышы булуга карамастан, барысы да көчләрен кызганмыйча тырышып эшләделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, храмны торгызу — гади бурыч түгел. Совет чорында бинаны ашламалар һәм химикатлар саклау өчен склад буларак кулланганнар, шуның аркасында чистарту һәм торгызу буенча зур күләмдә эшләр башкарырга туры киләчәк.

Родион атакай чиркәүне торгызу идеясе аңарда бер ел элек барлыкка килүен белдерде.

"Бервакыт Онбия авылына килгәч, мин мәһабәт, ләкин бик ятим һәм беркемгә дә кирәк булмаган чиркәүне күрдем һәм аны күргәч, күзләремә яшь тулды. Ни булса да эшлисем килде. Аллага шөкер, бу бер елдан соң бу мөмкин булды. Без зур эш башкардык, әмма бу әле башы гына — алда әле башкарасы эшләр күп", - дип сөйләде ул.

Храмны чистарту буенча алга таба планнар масштаблы: алда — стеналарны чистарту, эчке бизәлешне һәм фасадны торгызу. Родион атакай изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә.

Фотолар Изге Троица соборыннан.


Нет комментариев