Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Олы Батрас чиркәвенә купол куярга әзерләнәләр

Борынгы чиркәү торгызыла.

Олы Батрас авылында Михаил Архангел чиркәвен төзекләндерүләре турында язган идек. Михаил Архангел чиркәвенең 138 еллык тарихы бар, ул 1887 елда төзелгән. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән менә дүртенче ел инде храмны яңарту эшләре бара. Бу игелекле эшнең башында Юрий Рябов тора. Ул -чиркәүнең старостасы.

Мондый эклектика стилендәге чиркәү Россиядә икәү генә. Аның берсе Санкт-Петербург янында булса, икенчесе — Олы Батраста. Җирбиләүче Кукаркин Санкт-Петербургтагы храмның матурлыгын күреп шаккаткан һәм аның архитекторын, Италия кешесен Олы Батраска чиркәү төзер өчен махсус чакырткан. Храм П. Кукаркин һәм приход кешеләре акчасына 25 ел төзелгән.

Михаил Архангел чиркәвендә бүгенге көндә төп куполны җыю эшләре бара. Колокольняга күтәрелү өчен тимердән баскыч ясаганнар. Хәзер курыкмыйча колокольняның түшәм эшләренә керешергә була.

— Ходай ярдәме белән эшләребез яхшы гына бара. Чиләбедән заказ биреп куполлар кайтарттык. Кечесен җыеп бетердек инде, олысын җыю эшләре бара хәзер. Аларны махсус белгеч бирегә килеп җыя. Ул нитрид титаннан эшләнгән, алтын йөгертелгән. Гарантия срогы 50 ел. Бер айдан куполларны куярга планлаштырабыз, — дип сөйли Юрий Рябов.

Шулай ук биредә паломник йорты, трапезная төзү өчен субайлар утыртылган инде.

— Чиркәү төзелешенә бөтен Россиядән ярдәм итәләр. Бик күпләрнең Олы Батраска килеп, Михаил Архангел иконасына башырасылары, килә. Әмма әлегә паломник йорты төзелеп бетмичә, без аларны кабул итә алмыйбыз, — ди чиркәүнең старостасы.

Михаил Архангел — иң югары фәрештәләрнең берсе, Ходайның гаскәренең җитәкчесе, яки архистратиг (борынгы грекча «баш командующий» дигәнне аңлата). Ул явызлык белән көрәшә. Михаил Архангел үзенең җиңүләре белән билгеле.

— Михаил Архангел ул хәрбиләргә ярдәм итә. Күбрәк аңа хәрбиләр өчен, операциягә керүчеләр өчен сәламәтлекләре, исәнлекләрен теләп мөрәҗәгать итәләр, — ди Юрий.

Могҗиза булган очракларны да яздык. Монысы күптән түгел булган очрак. Ростовта яшәүче хатын иренең бер күзе 30 процент кына күрүе, икенчесе бөтенләй сукыраюы, тиздән операция ясаячаклары турында, иренең сәламәтлеге өчен Архангел Михаилга акафест укуларын сорап мөрәҗәгать иткән.

— Без дүшәмбе көнне әлеге ирнең савыгуы өчен теләп акафест укыдык. Берничә көннән хатыны шатлыктан елап шалтыратты. Операциягә керергә берничә сәгать калгач, әлеге дәваханәгә бер профессор, табиб мастер-класс күрсәтергә килә һәм әлеге иргә операция ясарга алына. Бер күзенә ясагач, икенче күрми торган күзенә дә алына. Ир күзләреннән повязканы алгач, кая миңа Архангел Михаил иконасын бирегез әле (ә ул кырында гына торган була), ул бит минем коткаручым, ди. Әлеге гаилә чиркәүне төзекләндерү өчен үзләреннән 100 мең сум акча күчерде сөенечләреннән, — ди чиркәү старостасы.

Бу турыда Юрий Ходайның бер могҗизасы, Михаил Архангелның безгә һәр эштә ярдәм итүен тоябыз, ди.

Олы Батраста бүгенге көндә 12 йортта 40лап кеше яши. Авылга керә торган урында быел башыру качы куйганнар. Ул авылга керүчеләргә, авылдан юлга чыгучыларга Ходайның бер фатихасы дип исәпләнә.

Михаил Архангел чиркәве янында кышкы храмда бүгенге көндә литургияләр алып барыла. Биредә звоница да куйганнар. Авыл рухи тормыш белән яши.

— Чиркәүне төзекләндерә башлагач, авылыбыз җанланып китте. Төрле шәһәрләрдән, авыллардан чиркәүне күрергә, бу изге эшкә үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр килә. Бик сөенәбез, — ди олыбатраслылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев