Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Мөселманнарда Һиҗри буенча 1448нче ел башланды

Кичә, 15 июньдә, кояш баеу белән Зәй һәм бөтен Татарстан мөселманнары өчен яңа, Ислам календаре буенча 1448 ел башланды.

Узып баручы 1447 елның соңгы көне зөлхиҗҗә ае белән тәмамлана, ә аңа алмашка яңа ел санавында беренче - Изге Мөхәррәм ае килә.

Ислам тарихында төп вакыйгаларның берсе — һиҗрә, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның тарафдарларының Мәккәдән Мәдинәгә күчүе нәкъ менә шушы вакыйга белән бәйле. Бу хәл моннан 1448 ел элек булган, һәм шуннан бирле мөселманнар Һиҗри дип аталган үз календарен алып баралар.

Яңа елда инде 25 июньдә дин тотучылар Гашүрә көнен билгеләп үтәчәкләр, аны ураза тотып  уздыру яхшырак. Котлау сүзе белән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин чыгыш ясады.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев