Мөселман дөньясы Мәүлид кичәсен каршылый
Агымдагы елның 15 сентябреннән барлык мөселман дөньясы изге Мәүлид ән-Нәби аена керде.
Ул Аллаһының соңгы илчесе, Мөхәммәд пәйгамбәр туган ай буларак истәлекле, диелә дини китапларда. Мәүлид кичәсе исә, бүген — 26 сентябрьдә кояш баегач башлана. Бу көнне кичен Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеттә мәүлид аена багышланган дини чара үтә, догалар кылына. Ә 27 сентябрьдә Ураза тоту мәслихәт. Бу хакта тулырак сөйләвен үтенеп без, Иске Зәй бистәсенең «Билал» мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Әюповка мөрәҗәгать иттек.
— Ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе — Мәүлид кичәсе, икенче төрле ул «мәүлиден-нәби», ягни «пәйгамбәрнең тууы» дип тә атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. туган көне бик төгәл билгеле булмау сәбәпле, аның вафаты көне, ягьни 12нче рабигыл-әүвәл көне, туган көне итеп тә билгеләнеп үтелә. Мәүлид аен билгеләп үтү Пәйгамбәрнең тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала. Рәсүлебез (с.г.в.)нең тормыш юлын өйрәнеп, үзебезгә, балаларга, оныкларга, туганнарыбызга аның турында сөйләргә кирәк. Һәм, гомумән, бу эшләрне көн саен башкарсаң да хәерле. Шушы зур бәйрәм көннәрендә Пәйгамбәребезнең камил сыйфатлары һәм күркәм холкы турында сөйләп, аның алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә булса да өлешен башкарып, савабын алырбыз. Мәүлид бәйрәмен салаватлар әйтеп, изгелек кылып, хәер-сәдакалар биреп, мөмкинлеге булган кеше коръән ашлары уздырып үткәрергә кирәк, — диде ул.
Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән, быел ул милади календарь буенча 15 октябрьдә төгәлләнә. Бу уңайдан Татарстан мәчетләрендә, шул уңайдан Зәй районы мәчетләрендә дә Мәүлид кичәләре узачак.
27 сентябрьдә Мәүлид ән-Нәби шулай ук Болгарда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев