Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Мөнәҗәтчеләр моңнары белән сокландырды

Лениногорскида мөнәҗәт башкаручылар бәйгесе үтте.

«Илаһи моң» мөнәҗәт башкаручылар муниципаль бәйгесе елдан-ел күбрәк катнашучыны һәм тамашачыларны җәлеп итә, ди лениногорскийлылар. Быел сәхнәгә 60тан артык башкаручы чыккан. Анда солистлар һәм ансамбльләр, шул исәптән Зәй районы хатын-кызлары да бар.

Әлеге бәйге өченче мәртәбә оештырылган. Беренче елларда анда җирле башкаручылар гына катнашса, бу юлы катнашучыларның географиясе киңәйгән. Конкурсантлар арасында тәҗрибәле башкаручылар да, яшь талантларның да булуы сөендерә, ди оештыручылар.

Безнең өчен җиңүчеләр арасында зәйлеләрнең  дә булуы аеруча куанычлы. “Халык мәхәббәте” номинациясендә Югары Мәлем авылыннан Разия ханым Рамазанова беренче урынны алган. «Моңлы тавыш» номинациясендә  Сармашбаштан Кадрия апа Гыйльманова һәм Югары Мәлемнән Флера Талипова икенче урынны алганнар. 

Мөнәҗәтчеләрне бәйгегә район мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Рәзилә ханым Җиһаншина әзерләгән. 

– Бу бәйге – ярыш кына түгел, ә иманга булган мәхәббәтеңне матур җырлар аша белдерү мөмкинлеге. Без мөнәҗәтләргә карата кызыксынуның артуын күрәбез һәм киләсе елда мондый чаралар башка районнарда да, шул исәптән безнең районда да узар дип өметләнәбез,– ди ул.

«Илаһи моң» бәйгесе ислам мәдәнияте традицияләрен саклап кына калмый, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, аларның ышанычын һәм иҗади рухын ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев