Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Мөфти якынлашып килүче Корбан бәйрәменең әһәмияте турында сөйләде

2026 елда Корбан бәйрәме 26 майда кояш баеганда башлана. Бу хакта РИА Новостига Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов сөйләде.

«Быел Корбан бәйрәме (Ид Әл-Әдха) 26 майда, ә һиҗри календарь буенча Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә кояш баеганда башлана. Бу көнне Хаҗ йоласы – Мәккәгә зур хаҗ кылу тәмамлана. Һәм без Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль күрсәткән Аллаһы Тәгаләгә чиксез буйсынуның бөек үрнәген искә төшерәчәкбез», - диде РИА Новостига мөфти.

Бәйрәмне бөтен мөселман дөньясында 2026 елда 26 майдан 30 майга кадәр билгеләп үтәчәкләр, дип өстәде ул.

«Бу көннәрдә корбан чалалар, мохтаҗларга ит өләшәләр, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Шулай итеп, бәйрәм Аллаһыга ышаныч, мәрхәмәтлелек һәм мөселман җәмгыятенең бердәмлеген ассызыклый», - дип йомгаклады Әлбир Крганов.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев