Манарадан илаһи азан яңгырый...
Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчетенә быел 30 ел тулды.
Мәчет манарасыннан моңлы азан яңгырый... Мөселманнар намаз укый. Димәк, биредә халык иман белән яшәргә омтыла. Шундый ният белән 1990 елда Зәй шәһәренең нәкъ үзәгендә «Нур» мәчетенә нигез салына. Берничә елдан мәчет манарасына ярымай куела.
Ә 1994 нче елның 26 августында иман йорты кулланылышка тапшырыла. Бар тирә-юньгә ямь өстәп, мәчет манарасыннан беренче азан яңгырый, беренче намаз укыла.
Зәйлеләрнең сөенечле вакыйгалары белән уртаклашырга мөселман илләреннән бик күп кунаклар килә. Ачылыш чарасында Татарстан мөфтие Тәлгать Таҗетдин да катнаша.
Зәйнең нәкъ уртасында урнашкан «Нур» мәчете, аның манарасындагы ярымае шәһәрнең һәр ягыннан да күренеп, балкып тора. Мәчетнең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Әгъләмов зәйлеләрне иманга өндәүче, дини йолаларның шартын китереп, җиренә җиткереп алып баручы тынгысыз аксакалларның берсе була.
Габдулла хәзрәттән соң имам-хатыйб булып Раиф хәзрәт Хафизов эшли. Алардан соң Әнәс хәзрәт Салихов, 2000 нче елда имам-мөхтәсиб вазифасына Риф хәзрәт Кашапов сайлана. 2002 елдан башлап имам-хатыйб, аннан соң имам-мөхтәсиб вазифаларын Сәгыйть хәзрәт Камалов үти. Ул 20 елга якын гомерен үзәк мәчеттә имамлык итүгә багышлый, шушы елларда шәһәрнең өч бистәсендә, район авылларында 6 яңа мәчет сафка бастырыла.
Дин әһелләре табиб, тел галиме Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнә башлап, исемен мәңгеләштерү йөзеннән 1999 елдан үзәк мәчеткә аның мөбәрәк исемен бирәләр.
Хакимият башлыгы хәер —фатихасы, мәрхәмәтле хәйриячеләр ярдәме белән 2009 нчы елда мәчетнең түбәсе яңартыла, ә 30 еллык юбилеен бина капиталь төзекләндерелеп, тулысынча яңарып каршы ала.
2016 елдан район имам —мөхтәсибе вазифасын Сәгыйт Камаловның шәкерте- Фатих хәзрәт Нуруллин башкара. Мәгънәле, үтемле үгет-нәсихәтләре, мәрхәмәтлелек һәм дә шәфкатьлелек тәрбияләүгә юнәлтелгән вәгазьләре белән яшьләребезне тугры, гадел, иманлы гамәлләргә өнди Фатих хәзрәт.
Бүген мөхтәсибәт 29 мәхәлләне берләштерә, район имамнары бер фикердә, килешеп эшлиләр. Яңа туган сабыйга исем кушу, яшьләргә никах уку мәҗлесләре үткәрелә. Мөселманнарны соңгы юлга шәригать кануннарына туры китереп, җеназа намазы укып озатуны оештыралар. Белем йортларында дин әһелләре катнашында террорчылыкка каршы түгәрәк өстәлләр үткәрелә.
Җәйге каникул чорында мәчет биләмәсе балалар тавышына күмелә, алар өчен төрле чаралар оештырыла. Сабыйлар күңеленә кечкенәдән иман орлыклары салуны максат итеп куялар биредә. Үзәк мәчетнең ишеге һәрвакыт ачык. 30 ел дәвамында ул тирә-якка моңлы азан яңгыратып, тәрбия һәм гыйлем учагы булып торды. Сукмагыннан халык өзелмичә, әле тагын бик күп еллар килер буыннарны да иманга тартуга хезмәт итәргә язсын Таҗетдин Ялчыгол мәчетенә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев