Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Мәчеттә балалар ял да итте, белем дә алды

Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетендә агымдагы елда балалар ялын, укуын оештыру кабат яңартылды. Сагынылган, көтеп алынган лагерьга 50гә якын бала йөрде. Бүген исә алар үзенчәлекле лагерьда соңгы көннәрен үткәрә.

«Коронавирус инфекциясе булу сәбәпле традиция буенча оештырылып килгән мәчет яны лагерен алдагы бер-ике елда җыймый торган идек. Менә быелгы җәйдә аны яңартып җибәрдек, балалар күпләп йөри, аларның дини белем алуга иҗтыяҗлары булу сөендерә», — ди район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин.

Мәчет яны лагеры 3 июльдән 14нә кадәр дәвам итте. Биредә балалар иртәнге сәгать тугыздан көндезге беренче яртыга кадәр вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрде. Иртән мәчеткә килгәч тә ир һәм кыз балалар ике төркемгә бүленеп дәресләрдә белем алдылар. Ир балаларны Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов, кызларны Резеда Нуруллина укытты.

Фотолар үзәк мәчеттән

— Дәресләрдә гарәп телендә укырга, язарга өйрәттек, бергәләп догалар ятладык, бер дәресебез пәйгамбәрләр тарихын өйрәнүгә багышланды. Шулай ук балаларны төрле оешма-учреждениеләргә экскурсияләргә дә алып бардык, монысы яшь буынга киләчәк һөнәрен сайларга ярдәм итәр, дип уйлыйбыз. Мәсәлән, янгын куркынычсызлыгы хезмәтендә балалар ут сүндерү техникасы, алар белән ничек эш итү, җитез, төгәл хәрәкәтләр ясау мөһимлегенә төшенделәр. Ә лагерьның соңгы көнендә үзәк китапханәгә кереп, китапханәчеләр балаларга җирле язучылар турында сөйләделәр, интеллектуаль уеннар уйнадылар. Ә мәчеттә иртән һәм төш вакытында намаз уку дини тәгълиматларны арттырды, — ди Илдар хәзрәт.

Балаларга мәчеттә дәресләрдән соң чәй өстәле дә әзерләнгән. Ризыклар мәчет хисабыннан да, лагерьга йөрүчеләрнең әти-әниләре тарафыннан да хәстәрләнгән. Соңыннан җиләк-җимеш җыелмасы белән өйләргә озату да уйланылган.

Бала кешенең хәрәкәтчән булуын да искә алганнар биредә. Укып, тамак ялгап алганнан соң аларга территориядә төрле спорт уеннары оештырылган. Туплы уеннар, бадминтон, өстәл теннисын алар аеруча үз иткән.

— Алга таба да мәчет яны лагерьларын оештыруны дәвам итәргә исәплибез. Мәктәп укучылары ел дәвамында 4 тапкыр каникулга чыга, менә шул чорларда үзәк мәчеттә лагерьларны эшләтергә планлаштырабыз. Яшьтән үк дини белем, әхлак нигезләре, өлкәннәрне хөрмәт итү кануннарын, татар һәм гарәп телләрен үзләштерү җиңел бирелә. Шуңа да балаларыбызны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итеп лагерь эшчәнлеген дәвам итәчәкбез, — дип ассызыклады Илдар Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев