Чыбыклы авылы мәчете тарихы
Сезнең игътибарга авыллардагы мәчетләр тарихы турында язмалар тәкъдим итәбез. Чыбыклы авылына ямь биреп торучы мәчет турында.
Чыбыклы авылы мәчете
Борынгы вакытта Чыбыклы авылында ике агач мәчет булганы билгеле. Таш мәчет Җәмигъ мәчет буларак 1860 елда салынган. Өлкәннәр сөйләве буенча, ул мәчетне салу өчен акчаны төрекләр биргән, ә төзү эшләрен авыл кешеләре башкарган. Мәчеттә ислам йолаларын башкару 1929 – 1930 елларда туктатылган, шул ук елларда манаралар да аударылган. Мәчет мәктәп итеп, ә соңрак ашлык амбары итеп тә, клуб итеп тә файдаланылган. Хәзерге мәчет кирпечтән 1990 – 1992 елларда сафка басты. Аны төзүдә башлап йөрүчеләр Борһани Хунафин, Сафиулла Гыйльманов, Гыйльмулла Рамазанов, Идият Гатиятуллин, Гариф Мөфтиев һ.б. булдылар. Авыл кешеләреннән акча җыелды, төп иганәче шул вакыттагы “Родина” колхозы рәисе Ринат Шәех улы Фәрдиев булды. Авыл халкы мәчет төзелешендә булдыра алган кадәр актив катнашты.
(Газетабызда алга таба да авыллар мәчетләре тарихына кагылышлы язмалар биреләчәк).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев