“Мәчет һәм мәктәп юллары безләрне чакыра”
Билгеле булганча, Зәй районының элеккеге имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов район матбугат чараларында төрле темаларга, гамәлләргә карата үз фикерен белдереп чыгышлар ясый иде.
Аксакалның акыллы фикерләренә күпләр таянгандыр, мөгаен. Исән булса агымдагы елның 27 маенда аңа 90 яшь тулган булыр иде. Бу көннәрдә редакциябезгә мөхтәрәм хәзрәтебез үрнәгендә үз фикерләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә теләп Югары Лоҗы авылы имамы вазифасын башкаручы Илшат Җәләев язмасын китерде. Аның хатын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Хат Сәгыйть хәзрәт Камалов истәлегенә багышлыйм, үзенә изге дога булып барсын, дип башлана.
Аллаһыга мактау, Пәйгамбәргә салават белән башлыйк!
Без күпчелек өлешне традицион ислам һәм христиан диннәрен тотучылар тәшкил иткән дәүләттә яшибез. Шуңа да мәгърифәт һәм тәрбия бирү үзәкләре нигездә мәктәпләр һәм мәчет-чиркәүләр. Менә шуларны бераз күзаллап китик әле.
Әлбәттә, төп белем чыганагы булып урта мәктәпләр тора. Совет чорыннан соң үзгәртеп корулар (перестройка) нәтиҗәсендә тормыш хәләтебездә бик күп нәрсә үзгәрде. Бигрәк тә бу дин өлкәсендә чагылаш тапты. Атеистик тәрбия бирүдән китеп Аллаһка йөз белән борылу күзәтелде, дини кануннарны хөрмәт итүче дәүләткә әйләнеп барабыз. Быел Казан шәһәренең мөселман дөньясының башкаласы итеп билгеләнүе үзе генә ни тора. Тик бер нәрсә генә борчый, мәктәпләрдә уку-укыту системасында “элеккеге эзләр” кала бара. Бу бигрәк тә биология фәнен укытуда, кешенең (гомумән, төрләрнең) барлыкка килү теориясен аңлауда күренә.
“...глубокие, качественные различия между человеком и человекообразными обезьянами связаны с общественно-трудовой (социальной) деятельностью людей…” Медленный отбор мутации преобразовал неразвитую гортань и ротовой аппарат обезьяны в органы речи человека…» (Т. Л. Богданова, Е. А. Солодова «Биология», справочник для старшеклассников и поступающих в вузы. 2004). Дарвинга тикле дә бит бу өлкәдә (Төрләрнең барлыкка килүе) буенча күп кенә галимнәр тикшерү-эзләнүләр алып барганнар. Мәсәлән, француз галиме Ламари төрләрнең барлыкка килүендә өстенлекне эчке факторга бирә. Ягъни төрләрнең барлыкка килү процессында адәмнең барлыкка килүендә Аллаһ катнашы булуын фаразлый. Бу нәрсәләрне биология-зоология галимнәре белә торгандыр, әлбәттә. Ләкин аларның сүзләрен ишеткән юк әлегә тикле. Мөфти Камил хәзрәт редакциясендә “Хозур” китап нәшриятында чыгарылган бер китапта болай диелә бу хакта: “Дарвинизм – Чарльз Дарвинның карашларына нигезләнгән материалистик тәгълимат. Гади генә әйткәндә, дарвинизм – табигый сайланышка аеруча зур игътибар бирелгән эволюция теориясе. Кешенең башка төрләрдән барлыкка килү фикере Ислам диненә каршы килә. Эксперименталь мөселман урта мәктәпләрнең, хәтта мәдрәсәләрнең дә ныклап эшләп китә алмауларының сәбәбе дә, бәлкем шуның белән бәйледер. Ничек инде Аллаһ, барлыкка китерүче (“Создатель») юк дип әйрәтә торган уку системасында Аллаһ динен укытып-өйрәтеп булыр икән. Бу нәрсә мөселман, христиан һәм яһүди диннәренә - барсына да кагыла бит югыйсә.
Без, әлбәттә, күп нәрсәдән хәбәрдар түгел. Бәлкем, бу өлкәдә, дингә, Аллаһка кайту юлында эшләүчеләр бардыр. Дәүләтебезнең, балаларыбызның киләчәге өчен барыбыз да борчылабыз бит.
Аллаһ Раббыбыз барыбызны да дөрес хак юлдан аермасын! Расүл илчесе Мөхәммәд галәйһиссәлам динендә яшәүчеләр булсын иде! Әмин.
Илшат Заляев-Гийсә, Югары Лоҗы”
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев