Корбан бәйрәмен каршылап
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә: быел әлеге бәйрәм 27 майга туры килә.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башлана һәм ул өч көн дәвам итә.
“Аллаһыбыз мөселман өммәтенә ел саен Корбан чалырга әмер итте. Бу – Раббыбызга якынаю, аның каршында әмерләрен үти торган сәгадәт көнебез, зур бәйрәмебез, Аллаһка якынаю мөмкинлеге. Әлбәттә, мохтаҗлар, фәкыйрьләр, кардәшләребез, якыннарыбызның, күршеләребезнең хәлләрен белә торган, ризыкландыра торган көн. Татарстан Мөфтиятенең казыйлар һәм голәмәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм асыл хаҗәтләрдән тыш, 100 мең сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 100 мең сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.
Барча мөселманнарны Корбан гаете белән тәбрик итәм, һәр йортка бәрәкәт иңсен, ил-көннәребезгә тынычлык килсен”, – ди район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев