Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Керәшен Мәлемендә дини тормыш җанлана

Биредә менә инде бишенче ел изге кешеләр ярдәме белән Изге Алла Анасы Покрау чиркәве төзекләндерелә. Авыл чиркәвендә 90 елдан соң бала чумылдыра, кәбен койдыра башладылар.

Бу көннәрдә чиркәүнең алтаре түбәсенә крест белән купол урнаштырылды. Александр атакай Расторгуев купол белән крестны урнаштырыр алдыннан изгеләндерде. 

Узган гасырның 60нчы еллары ахырында авылга электр үткәргәндә, электр монтерлары алтарьдагы крестны төшергән булганнар. Ярты гасырга якын вакыт узгач, изге крест чиркәү алтаре өстенә яңадан күтәрелде.

Куполны чиркәүгә йөрүчеләрдән җыелган акчага Владимир Уразайкин ясап урнаштырды.  Аңа бу эшләрдә Владимир Пляшев белән Илнур Шәйхетдинов  ярдәм итте.

Изге Алла Анасы Покрау чиркәвенең 150 еллык тарихы бар. Әлеге храм приход кешеләре, җирле алпавыт Петр Озеров һәм Алабуга сәүдәгәре Андрей Павлович Землянов биргән акчага төзелгән. Храм большевиклар дингә каршы каты сәясәт алып барган елларда колхозның ашлык склады итеп файдаланыла. 

- Изге Алла Анасы Покрау чиркәве алтарена крест белән купол кую - зур вакыйга. Авылда дини тормыш җанланды. Бик сөенәбез.  Атна саен якшәмбе көнне, дини бәйрәмнәрдә акафестлар укыйбыз, - ди чиркәүнең старостасы Николай Тихонов.
 

Фотолар Николай Тихоновтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев