Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Керәшен Мәлеме чиркәвендә 90 елдан соң чумылдыру йоласы башкарылды

Керәшен Мәлеме авылының Изге Алла Анасы Покрау чиркәвендә соңгы тапкыр 1935 елларда балалар чумылдырылган.

Изге Алла Анасы Покрау чиркәвенең 150 еллык тарихы бар. Хәзерге көндә биредә изге күңелле кешеләр ярдәме белән бишенче ел инде храмны яңарту эшләре бара. 

Әлеге храм приход кешеләре, җирле алпавыт Петр Озеров һәм Алабуга сәүдәгәре Андрей Павлович Землянов биргән акчага төзелгән. Чиркәү төзелеше берничә этапта алып барылган. Ул 1897 елда изгеләндерелә. 

Храм большевиклар дингә каршы каты сәясәт алып барган елларда колхозның ашлык склады итеп файдаланыла. Керәшен Мәлеме элек якын-тирәдә иң зур авыллардан саналган. Биредә 500дән артык кеше яшәгән. Бүгенге көндә 65 кеше яши.

15 августта Изге Алла Анасы Покрау чиркәвендә Александр атакай Расторгуев 90 елдан соң беренче тапкыр чумылдыру йоласын башкарды.

Бүген чиркәүдә бер бала чумылды. 

-Авылыбызда бүген бик зур вакыйга. Бик сөенәбез. Чумылырга теләүчеләр, венчаниега килергә теләүчеләр дә бар. Авылда дини тормыш җанланды. Атна саен якшәмбе көнне, дини бәйрәмнәрдә акафестлар укыйбыз, - ди чиркәүнең старостасы Николай Тихонов.

Улларын чумылдырырга килгән әти-әни: “Хәзер улыбызның саклаучысы бар, шуңа сөенәбез. Күптәннән җыенып йөри идек, олы балаларыбызны башка районда чумылдырдык. Без Керәшен Мәлеменә 10 ел элек күченеп кайттык. Бик ошый безгә монда. Бакчага чыгуга чиркәүнең куполы әллә каян күренеп тора.   Чиркәүле авыл – динле авыл бит ул”, - диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев