Кечкенә Рамазан Коръән укый
Дүрт яшьлек малай шәһәрнең үзәк мәчетендә үз кешегә әйләнгән.
Быел изге Рамазан ае Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчетенә йөрүчеләр өчен үзенчәлекле булды. Аларны имам гына түгел, иң яшь Коръән укучы — дүрт яшьлек Рамазан да каршы алды.
Һәр кич саен мәчеткә алар әтисе Айрат Ибраһимов белән килеп йөриләр. Әтисе намазга әзерләнгәндә, аның улы мәчеткә керүче мөселманнарга Коръән сүрәләрен тырышып укый. Бигрәк тә сабый авызыннан «Әл-Фатиха» сүрәсе күңелләргә үтеп керерлек итеп яңгырый, ул аны намаз вакытында имамны тыңлап өйрәнгән.
- Аңа нибары 4 яшь. Өч яшьләр тирәсендә ул үзенең беренче сүрәсен өйрәнде. Без мөселман гаиләсе, Ислам динендәге фарыз гамәлләрне үтәп яшәргә тырышабыз. Динебез - ул безнең өчен традиция генә түгел, ул безнең яшәвебезнең мәгънәсе, - дип елмаеп уртаклаша Айрат.
Рамазан балалар бакчасына йөри, ә буш вакытын әтисе белән мәчеттә үткәрә. Айрат өчен бу улын дингә тарту ысулы гына түгел, ә аның аңлы рәвештә моңа килүен теләү.
- Догаларга улымны үзем өйрәтәм. Ә минем улыма дин нәрсә бирә дигән сорауга инде 14 гасыр элек Пәйгамбәребез ата-ана үз баласына бирә алган иң яхшысы — яхшы тәрбия дигән, - ди Айрат.
Кечкенә Рамазанның изге дога юлларын тырышып кабатлавын күреп, бу сүзләрдә зирәклек булуын аңлыйсың. Тәрбия балага нотык укудан түгел, ә шәхси үрнәктә, гаиләдә хөкем сөргән игелек һәм иман атмосферасында салына шул.
Ураза гаете бәйрәме уңаеннан Рамазанга һәм аның гаиләсенә саулык, тынычлык, игелек, имин киләчәк телибез.
Роза Илалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев