Заинск-информ 16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Качмануга әзерлек барланды

19 гыйнвар — Качману бәйрәме. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында район су объектларында Качману бәйрәме вакытында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе каралды.

Зәйдә Качмануда су коену өчен махсус урыннар бар. Алар — Иске Зәйне әйләнеп узу юлы буендагы Изге чишмә, Бохарай җирлегенең Әлкин һәм Александр Бистәсе җирлегенең Кызыл Ярда махсус коену урыннары. Бу урыннарда Качману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырыла, иминлекне тәэмин итүгә махсус хезмәтләр җәлеп ителә. Шулай ук җылыну, киенү өчен автобуслар куела.

Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Шәһәрдә Изге Троицк, Иске Зәйдәге Крестовоздвижение, Ал. Бистәсе, Федот авыллары чиркәүләрендә 18 гыйнварда бәйрәмгә каршы кичтә службалар үтәчәк. 19 гыйнварда — Качману көнендә Изге Троицк чиркәвендә иртәнге сәгать 8.30да, Крестовоздвижение храмында 9.00, Кара-Елгада 9.15, Федот чиркәвендә 8.40 литургияләр уза. 

Ә 19 гыйнварда көндезге сәгать 12дә Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге чишмә район дин әһелләре катнашында изгеләндереләчәк. Әлеге чарада район җитәкчелеге дә катнашып, халыкны бәйрәм белән котлаячак.

Шулай ук 18 гыйнварда Сарсаз-Баграждагы чишмә кичке сәгать 7дә, Сәвәләйдә көндезге сәгать 11дә, Үтәшкин һәм Ал. Бистәсендә 13.00да изгеләндерелә.

Тиешле хезмәтләргә халык иминлеген тәэмин итү өчен күрсәтмәләр бирелде. Су коену урыннарында янгын-коткару хезмәте, эчке эшләр бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре дежур торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев